Каракош
- Мин беренче, - диде егет, кулы белән халыкны як-якка этәреп түргә узды. Капкадан да очып кына үтмәкче иде, ләкин ул эчтән терәтеп куелган икән. Хатын-кыз пырдымсыз Рәхимҗанга әр-битәр яудырганда, чыедлап өйалды ишеге ачылды. Карчык йокыдан гына уянган, кәефсез иде бугай, үзалдына ачулы мыгырдана-мыгырдана капкадан терәүне алды. аның шадра йөзе күренүгә, урамдагылар дәррәү артка чигенде. - Барың да каралыр, тибенмә, тибешмә, - диде җен сыҗары һәм күзләре белән төркемне бозауларга кереште. Кинәт ул кәкре бармагын егетнең күкрәгенә кадады. - Монау бәндәдән гайре барың да керер. Рәхимҗан исен-акылын җыеп өлгергәнче, халык ташкыны аны гайрәтләнеп коймага таба кысрыклады һәм чирәмле ишегалдына ыргылды. Егет тә аларга кушылмакчы иде, карчык дөньяны дерелтәтеп үкерде: - Кермәң, каргышлы бәндә! Мин сингар берлән сүләшеп та җакмыйм!
153
0