XXVIII ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН  Әнгам Атнабаев

XXVIII ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН Әнгам Атнабаев

6 нчы көн #әдәбимарафон “АВЫЛ ИРТӘСЕ” Жәйге кояш күзен ачу белән Тирә-якка нурлар таратты… Сугышлардан яраланып калган Ил өстендә яңа таң атты. Туган авыл тәмле йокысыннан Ялкау гына иснәп уянды, Өй аллары маллар тавышына, Кеше шау-шуына буялды. Анда-монда ишек шыгырдады, Кое колгалары бөгелде… Кемдер учак якты - морҗасыннан Зәңгәр төтен күккә үрелде. Көтү чыкты… Сыер мөңрәп алды… Шыгырт-мыгырт кәҗә атлады… Көтүченең елан чыбыркысы Үләннәрне кыеп шартлады. …Ә бераздан барысы да тынды, Тик тавыклар калды җырларга… Тыныч елда җиңү яулар өчен Авыл халкы китте кырларга. 1946, 13 нче бит #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #тугантел #татартеле #әдәбият #әдәбимарафонБалыкБистәсе #БелемРадиосы #минтатармилләтеннән #Атнабай #Авылиртәсе

Тэглар:

171

0