#Әдәбимарафон 6 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова
6 нчы көн «Уй» Ятам соңлап, китәм уйлап... Төннәр үтә, таң ата. Ялгыз башым, ни өчендер Төрле уйлар уйлата. Китәм уйлап төннәр буйлап... Уйлыйм агын, карасын. Ни хәл итеп бу гомернең Юлларыннан барасын. Уйлыйм, уйлыйм... уйлап туймыйм Никадәр уйласам да. Бер йокысыз, керфек какмый Төннәрне буйласам да. Уйсыз булып тумаганмын. Шуңадыр уйлыйм, уйлыйм... Уйламасам, яшәвемнән Туктар идем дип уйлыйм. #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
137
0