6нчы көн. Сания Әхмәтҗанова. Исәнме, яңа көн!

6нчы көн. Сания Әхмәтҗанова. Исәнме, яңа көн!

Исәнме, яңа көн! Тормыш бигрәк катлаулы, дип Зарланырга вакыт тар: Тәвәккәлләп, җиң сызганып, Зур эшләр башлыйсым бар. Әле кичәге көнемнән Гыйбрәтләр аласым бар; Ялгышларымны төзәтеп, Сафланып каласым бар. Кайтарасы бурычым күп Иртәгесе көнемә: Кичектереп килгән эшләр Басып тора иңемә. Гафу үтенгәнем көтә Үпкәләп китүчеләр, Бәхиллегем өмет итә Саксыз рәнҗетүчеләр. Җан яралган нигеземә Түләнмәгән түлисем, Газиз халкым, милләтемә Бирелмәгән бирәсем. Алынмаган аласылар, Күрелмәгән күрәсем... Исәнме, яңа туган көн! Син хәерхаһлы, беләм. Каршылыйм сине шатланып, Изге ниятләр белән.

Тэглар:

129

0