6 нчы көн Ринат Мөһәмәдиев  Кош булып очар идем…

6 нчы көн Ринат Мөһәмәдиев Кош булып очар идем…

Ул җәйне Нәгыш тавы итәгендә җир җиләге сыдырылып уңган иде. Савытларын хуш исле җиләк белән тутыргачтын, малайлар чишмә читендәге яшел чирәм өстендә хәл алырга булды. Хәл алу дигәннәре дә шул - йөзтүбән ятып җиләк яфраклары һәм кыр чәчәкләре исеннән бертын хозурлангачтын да, мәтәлчек ата-ата уйнарга керештеләр, көрәштеләр һәм туйганчы аунадылар. Кояш кыздыра. Төш вакыты якынлашып килә икән инде. Ерак түгел генә, Таулар авылы тарафыннан, көтүче чыбыркысы шартлаганы ишетелеп алды. Аңарга җавап итеп, “нигә рәнҗетәсең инде” дигәндәй, сузып-сузып кемнеңдер сыеры мөгерәп куйды.

Тэглар:

120

0