Синсез килгән язлар
Әдәбимарафон 6 нчы көн Көтмәгәндә, җил-давыл купты, бар җир караңгыланып китте. Коръән тыңлап оеп утырган халыкны сискән- дереп, ихатада нәрсәдер шатырдады, аннан гөрселдәп ауды. Барысы да тәрәзәгә борылдылар. Бакча түрендәге куш кәүсәле карт алмагач урталай аерылып, бер юан чаты җиргә ауды. Хәтта «ух» иткән тавыш килгәндәй тоелды. Бөтенесе берьюлы хуҗабикәгә борылып карадылар.
Сылтамалар:
175
0