6 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова

6 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова

Шәмсия Җиһангирова Кыйбла барлау Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә. Йөземне юнәлттем кыйблага. Аллаһудан сиңа – җәннәт түре, Үземә ярлыкау сорарга. Әнкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа! Тапкан кыйблам мәңге югалтмам. Имансызлар, кыйбласызлар белән Уртак гамәл, уртак юл сапмам! Кемнәр белән генә аралашсам, Йөрсәм дә мин хәзер кайда да, Беренче эш итеп кыйблам барлыйм, Калебемне юнәлтәм кыйблага. Күптән булган хәлләр исемә төшеп, Кайнар тиргә баттым кабаттан... Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең Үкенерлекләрен азактан?! Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит... Күңел тыныч түгел шуңарга: Онытмыйбыз микән балалардан

Тэглар:

137

0