6 нчы көн Ләбиб Лерон "Авыллар да китә"

6 нчы көн Ләбиб Лерон "Авыллар да китә"

«Авыллар да китә...» Бетә авыл... Китеп бара авыл... Авыллар да үлә... Нишлисең!?. Кичәгенәк озаттылар, әнә, Бер авылның соңгы кешесен! Озаттылар – шунда яшәп, эшләп Гомер иткән авыл агаен! Үз артыннан менә авылы да Китеп барыр инде, мөгаен... Йорты исән, ихатасы таза! – Әгәр кемдер кайтса яшәргә, Авыл, бәлки, тернәкләнеп китәр... Бөтен өмет, әйе, яшьләрдә! Тик яшьләрне шәһәр ымсындыра, Кызыктыра кала тормышы. Ә авылда эшнең бетәсе юк – Көн итәcе артык тырышып. Китеп бара, бетеп бара авыл – Сүнеп бара соңгы өметләр... Авыл белән гореф-гадәт китә, Әдәп-әхлак китә, егетләр!

Тэглар:

160

0