
"Иртә" Г.Тукай
Иртә. Дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары Төшеп җиргә ялгана. Яктыра кала. Урамнар, Кырлар, якын урманнар, Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар. Торды халык, уянды: Шау-шу һәрбер төшләрдә; Көтү-көтү менмәктә Күккә җитез кошлар да.
164
0