Дусларым бар! Раил Гатауллин

Дусларым бар! Раил Гатауллин

6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Дусларым бар! Шатлыкларны уртаклашыр, Кирәк чакта киңәшләшер Дусларым бар! Кайгы килсә кочаклашыр, Бергә-бергә эш эшләшер Дусларым бар! Олы юлга бергә чыгар, Бергә көлеп, бергә җырлар Дусларым бар! Зарым булса, аны тыңлар, Бергә үксеп, бергә елар Дусларым бар! Бергә-бергә планнар корып, Иңгә-иңне куя торган Дусларым бар! Һәр көн саен иртән торгач Яшәтәләр, яшьнәтәләр Дуслар! Дуслар!!! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РаилГатауллин #Иңзурсер #Дусларымбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары

144

0