Бишенче көн #Әдәбимарафон Сибгат Хәким

Бишенче көн #Әдәбимарафон Сибгат Хәким

5 нче көн. #Әдәбимарафон Сибгат Хәким “Бер горурлык хисе...” Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна битләрдә. Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык-барлык парламентларда. Кирәк булса, дөнья картасыннан Кырык илне эзләп табармын. Мин яшәгән Татарстан менә, Күр, кайларга илтә товарын... Керосины да юк, көндездән ул Телеп куя иде чырасын. Кем юрады икән нефть төяп Океаннарга аның чыгасын?! Карындыклы иде тәрәзәсе, Яба, яга иде саламың. Хәзер аңа дөнья базарында Зур дәүләтләр бирә сәламен. Нигезләрен биек итеп сала Яңа Куба, яңа Вьетнам. Күтәрелә бөтен бер Африка, — Кимсетелгән, ачтан боеккан. Татарстан үсте, үзе булыша Ул элекке колонияләргә... Эшем дә шул минем: җырлап илтү Халыкларның данын елларга. Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна битләрдә. Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык-барлык парламентларда.37 нче бит #СибгатХәким #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

167

0