Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" 5 нче көн #Әдәбимарафон
Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" Табигатьнен телен белгән сыман, үләннәр, бөжәкләр белән сөйләшеп йөрүче хыялый иде агроном егет. Чәчәкләрнен дә ин затлыларын, эреләрен жыйды ул. Дилүзә башта Алмазның бер урыннан икенчесенә күчә-күчә чәчәк жыйганын күзәтте. Аннан, керфекләре авыраеп, саф урман һавасында тәне изрәп, яшел үлән түшәгенә сузылды. Алмаз әйләнеп килгәндә, Дилүзә ике кулын баш астына салып, тәмле йокыга талган иде. Аның рәхәт йокысын бүлдерәсе килмәде, ятак тирәсен чәчкәләр белән бизәде. Кыз, егетнең шөгылен хуплаган сыман, йокы аралаш елмаеп куйды. Иөрәгендә сөю хисе кайнаган Алмазның үзеннән күз дә алмый утыруыннан хәбәрдар булмаган кыз төш күрә иде... 35 нче бит #РәсимәГарифуллина #Адашкан #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Акбүренәшрияты #Таттелеком #44
143
0