#Әдәбимарафон 5 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
5 нче көн "Йә Аллаһу..." Йә Аллаһу, ярдәмең кыл, кодрәтең кыл Ялгышмаска, адашмаска, саташмаска. Хилаф эшләр, нахак бәла, ялган яла, Икейөзле гамәл белән маташмаска. Йә Аллаһу, фаниның җиңелен түгел, Үз кануныңда язылган авырын бир. Шул авырны җиңеп чыгар камил акыл, Зирәк зиһен, кодрәтен бир, сабырын бир. Йә Аллаһу, юлларымны уртак кылма Кешелексез, ышанычсыз бәндә белән. Иманымны томалатма ялган, хөсет, Хәмер, акча, уйнаш, талаш, хәйлә белән. Йә Аллаһу, фанилыкта, җәннәтеңдә Мин бәндәңне иң яраткан колың әйлә. Аһ-зарымны, борчу-кайгы, серләремне Урынсызга ачмас өчен телем бәйлә. Йә Аллаһу, бирер булсаң, нигъмәтеңнең Бәрәкәте белән миндә калырын бир. Әз дә җитә, күп тә бетә; шул әзеңнең Уйламаган җирдән арта барырын бир. Йә Аллаһу, кая барсам, ни кылсам да, Барыр туры юлым күрсәт, кыйблам күрсәт. Гамәл китабыңа шулай язган булса, Иман белән җаным алырыңа - рөхсәт! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
139
0