#Әдәбимарафон Равил Фәйзуллин

#Әдәбимарафон Равил Фәйзуллин

5 нче көн. #Әдәбимарафон Равил Фәйзуллин "Әни ишетми калган җыр.." Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы. Г. Тукай Яшь чакта, сау чакта дәрьялар, диңгезләр кичәргә ишкәк тә, каек та табылыр. Давылда адашсаң, караңгы төннәрдә яктыртып әнкәңнең йөрәге кабыныр. Яшь чакта, сау чакта даныңа, малыңа, җаныңа дуслар да, ярлар да сарылыр. Хәсрәткә тарысаң, догада, күкләргә илереп, тик газиз әнкәең сагыныр. Яшь чаклар, сау чаклар, болыттай, мәңгегә кайтмаска, җилләргә сарылып агылыр. Ахыргы көндә дә чәчәкләр күзендә күрерсең - әнкәең карашы чагылыр! 74 нче бит #Равил Фәйзуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44

Тэглар:

144

0