
М.Юныс. " Занзибар зәңгәр болытлар артында"
5 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Без муеныбызны Ыкка таба сузып , тын да алмыйча тыңлап тора башладык. Тирә-як тыныч. Шартлаудан туган дулкыннар яр читен кабат- кабат ялап алдылар да каядыр китеп югалдылар. Яр астындагы сыгылмалы тал гына ботаклары белән агымны каплап, чупылдатып алгалый. Шартлаудан куркып һавага күтәрелгән кыр үрдәкләре канатларын сызгыртып очып үттеләр. Кинәт ярның теге ягындагы камышлыктан агымга ияреп карт җәен йөзеп чыга башлады. Җәеннең зур кара гәүдәсе су өстенә калыккач, без авызыбызны ачып катып калдык. Карт җәен куркыныч зур иде. Чамасыз зур. Аның судан калкып торган корсагы гына да бригада ишегалдындагы ат эчерә торган улак кадәр булгандыр. Куркудан минем эчем суынып китте. Рафаэльнең тешләре бер-берсенә бәрелеп шакылдый башлады. Хәтта Апушның да куркудан күзләре зураеп китте. Югыйсә Апуш курку белмәс батыр малай иде. Ялтырап су өстендә яткан балыкны агым чайкалдыра-чайкалдыра безнең якка таба алып килә иде. Без тузбаш еланның гипнозлы карашына эләккән бака шикелле, күзебезне агып баручы җәеннән ала алмыйча, сырпаеп каттык. - Җәен түгел бит бу! - диде Апуш, ниһаять, аңына килеп. - Валлаһи, җәен түгел! 347 нче бит.
172
0