Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»
5 нче көн. Повесть. 10-11 нче битләр. «... - Үкенмәссеңме икән, улым? Әллә, дим, кәләшең хакына ул яшертен тикшерүләргә илтифат итмисеңме, ә? - Әйе, бабай, анысына ачуың да килмәс иде. Тик чүплектә актарынсыннар! Алар бит: «Язылышканда безнең фамилиягә күч», - диләр. Янәсе, Регина юридик факультет тәмамлаган, янәсе, ул суд системасына эшкә урнашса, туганнарына хәтле иләктән илиләр. Янәсе, ирен беренче чиратта. Ә безнең Рәхимов бабай - «урам шпанасы, бур, карак…» Регина да әтисенең сүзләрен кабатлый. Нәселен саткан кеше - хыянәтче ул, алар шуны аңламый ахрысы...»
145
0