Ләйлә Дәүләтова "Кеше булып кал..."

Ләйлә Дәүләтова "Кеше булып кал..."

5нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Көннәр, төннәр буе тыңласа да, чыпчык былбыл телен оталмый, Яхшылыкны бик тиз оныта кеше, начарлыкны гына оныталмый. Дус-ишләрем минем бик күп дисең, сынап кара берәр аның көчен, Акча яки ярдәм сорап кара, дуслыгыңа бәя белер өчен. Бераз биеккәрәк менә калсаң, дус-туганнар арта тагын да, Бертуктаусыз сөйли башлый алар, сине яратуы хакында. Бүрәнә дип уйлый һәркем үзен, юкса һәрбер кеше — тик йомычка, Ярдәм итәм дигән кешеләр дә, яхшылыкны эшли тик бурычка. Син үзеңә читтән карап кара, нинди икәнлегең күрерсең, Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач, чын бәяңне шундук белерсең. Чын бәхетне күрә белер өчен, бик бәхетсез булып карау кирәк, Бәхет — сәламәтлек дияр өчен, бик куркыныч чирләп карау кирәк... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛәйләДәүләтова #Кешебулыпкал #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

138

0