Дуслык
Дустым Бер дустым бар. Аның белән Күпме гомер узылган. Ул дустымның исеме - юл... Чиксезлеккә сузылган. Айкап чыксам төбәкләрне, Җыйсам дала гөлләрен, Кай якларга барсам да мин, Шул дус белән бергәмен. Кадерле ул картка, яшькә - Чын дуслыкка ни җитсен! Кайчак дөнья йөз чөерә... Ә син аңа хаҗәтсең. Дус барда җиңел табамын Табышмакның чишемен. Аның белән бергә кагам Серле шигырь ишеген. Сагынып анам кочагын, Сыктап көткән чагымда, Шул дустым белән очамын Туып-үскән ягыма. Гомер бик еш дучар итә Япа-ялгыз калырга. Арсаң хәсрәт-моңнарыңнан, Дус бар, йөрәк, кайгырма. Кыйналсам да, һәрчак алга Дәшәмен сине, тормыш. Анам җаны кебек дустым - Юл - мине адаштырмас.
120
0