Балан. Раил Гатауллин

Балан. Раил Гатауллин

5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Балан Салкын җилләр иссә дә, Үзәкләрне өзсә дә, Сер бирми бакчамда балан, Сыгылып җиргә төшсә дә. Тәлгәш-тәлгәш баланнар Җыелмыйча калганнар. Ботаклары авырлыктан Сыгылганнар, талганнар. Чыпчыклар сарган аны, Тәмләп ашый баланны. Нигә дисәң, баланның бит Иң-иң балланган чагы. Шундый инде табигать - Һәр көне аның әйбәт! Салкында балан бәһасын Бетермәссең бәяләп. Гади көндә әче булган, Кирәксез булган балан, Салкын төшкәч, үлемнәрдән Күп җанны саклап калган. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РаилГатауллин #Иңзурсер #Балан #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары

167

1