5нче көн. Сания Әхмәтҗанова. Өр-яңа мин.

5нче көн. Сания Әхмәтҗанова. Өр-яңа мин.

Өр - яңа мин. Мин яңадан тудым. Бу дөньяга Ташны тишеп чыккан үлән мин. Тоткынлыкның ни икәнен аңлыйм, Яшәү кадерен шуңа беләм мин. Сусынымны басар өчен аз шул Тик көттереп яуган ләйсәннәр. Мин Кояшка үреләм җылы эзләп, Әрсез диеп әйдә әйтсеннәр. Булыр башка басып китүчеләр, Иючеләр булыр башын да- Нәфис кенә үзе, ләкин күрче, Тишкән, диеп, кыя ташын да... Өр-яңа мин булып, якты көнгә Ачтым әле бүген күземне. Мин яңадан тудым бу дөньяга... Эзли торгач, таптым үземне. Сикереп мендем Пегас ияренә, Үз кулыма алдым тезгенне. Ялгышмагыз мираж гына диеп Юлсыз юлга салган эземне!

Тэглар:

154

0