5 нче көн "Татар" Роберт Миңнуллин
Татар белән изгән Рәсәй, Татар белән баскан. Татардан башка булалмый, — Татар баштан ашкан! Татар күчмә кошлар кебек — Ул туктаусыз күчә. Утлар-сулар кичә татар, Шахталарга төшә. Тату булып яши белә Татар барсы белән: Үрчетә чит милләтләрне Татар башы белән! Күпме милләт карап тора Татар күзе белән, Күпме милләт балкып тора Татар йөзе белән! Күпме милләт яшәп ята Татар каны белән, Үзе – үзбәк, урыс, башкорт… Татар – җаны белән. Татарларны үлчи алмый Бернинди дә бизмән… Татар белән баскан Рәсәй, Татар белән изгән!
Сылтамалар:
188
0