5 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Бала белән күбәләк" Габдулла Тукай

5 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Бала белән күбәләк" Габдулла Тукай

Бала: Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр куп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык? Күбәләк: Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!

Тэглар:

192

0