
Габдрахман Әпсәләмов
Сызлама, әрнемә юксынып, йөрәгем! Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем! Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә, Карлыгач шикелле кичекми hәp язда. Ак күңел, пакь күңел, бу кадәр ярсыма, Тилереп, шашынып дөньяны тарсынма. Таң әле атмаган, кыш әле узмаган, Кар ява Акъярда, кар ява Акъярда. Син чыда барсына, сөюең хакына, Ул килер, баш ияр берзаман каршыңда. Хәзергә белми ул, хәзергә күрми ул Янганың, көйганең гел аньң утында. Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына, Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына. Күр әнә: төн үтә; кур әнә: яз җитә. Шау килеп боз ага Акъярым суында.
144
0