Каракош
Озак тынычланмады егет. Баскычка менеп, күктә уйнаклап очкан кошларны күзәтте. Әнкәсен саташтырган зәхмәт - Каракош - канатларын шап-шоп бәргәләп баш очында бөтерелми икән? Ха-ха-ха! Тәпиеннән генә эләктереп җиргә сылар иде Рәхимҗан. Тфү, карчыкның юләрлеге аңа да йога бугай инде. Ә кичкырын ул тиктомалдан шомланып өй тирәли әйләнде, кайсыдыр нүештә куркыныч сагалый сыман иде. Әнкәсенең җеннәре калды, ахры, алар күңелгә коткы салып бимазалый. Йокысы да йокы булмады: әллә ничә мәртәбә бастырылды. Өскә ябырылучы шайтан Һашия кыяфәтендә иде. Һашия аның җилкәсенә менеп атлана да тезләре белән муенны кыса, буа иде. "Көш-ш, үләксә карга", - дип, - гәүдәсен кыймылдата Рәхимҗан, күзен ача һәм ... чытырдатып кире йома.
162
0