![Куке төкереге](/image/n/661012a83aa093390df51c14/1720128095354l1.webp)
Куке төкереге
Башка вакытта күрше хатынын өнәп бетермәгән, аның тузга язмаган сүзләрен колак яныннан гына уздырып җибәргән үсмер Онык бу юлысы әллә нишләде, кер юган җиреннән туктап, Газизәне тыңлап торды. Әйе, әйе, Карачутыр җен-пәриләр белән әвәрә килә, дтләр. Аның мунчасында төне буе ут яна, ә ут каршысында тыпыр-тыпыр шайтаннар бии, сикерә, имеш. Карачутыр - зәһәр бозымчы, ил-көнгә чир-зәхмәт тарата, диләр. Их, боларны үз күзләрең белән күрсәң иде ул! Әкияттер, билләһи. Шәрәф анасы да шыттырадыр. Аның теленә дә шайтан төкергән, әнә ничек бытбылдый. Нәрсә чын, нәрсә ялган - һич аңламассың. Бердәбер юл - - карчыкның төнге кыланмышларын барып карау. Ник карамаска ди! Мунчасы кул сызымы арада гына лабаса! Иптәшкә башкисәр Шәрифне чакырсаң да була. Әй кирәкмәс, ул артык усал, Карачутырның мунчасын ишеп төшерергә дә күп сорамас.
178
0