![4 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов " Куян күчтәнәче"](/image/n/6684259406861802587e64de/1720126288611l1.webp)
4 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов " Куян күчтәнәче"
4 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов " Куян күчтәнәче" Куян кучтәнәче Андый тәмле күчтәнәчне Ашаган юк күптәннән. Куян күчтәнәчен көтү Ядкяр сыман үткәннән. Хәтерләргә нык уелган Әниләрнең кайтуы. Нинди бәхет иде безгә Кыр капкасын ачуы. Иңнәрендә көлтә булыр, Сузар иде янчыгын. Куллар чума шул янчыкка, Эзләп куян капчыгын. Куянкайга рәхмәт укып Атылабыз борчактай. Тоя идек үзебезне Иң бәхетле шул чакта. Таба идек күчтәнәчне Кайчак көлтә эченнән. «Уфалла» арбасының да Күкрәгенең түшеннән. … Белмәгәнбез, сизмәгәнбез Кыйммәтләрен хикмәтнең Әниләр үз өлешеннән Өзеп биргән икмәкнең! 21 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
164
0