#Әдәбимарафон Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

#Әдәбимарафон Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

4 нче көн. #Әдәбимарафон Шәмсия Җиһангирова Әй, дөнья! Чиксез дөнья! Әй, дөнья! Чиксез дөнья! Уч төбе кадәр дөнья! Сандугачтай кечкенә дә Лачын-кош кебек зур да! Әй, дөнья! Фани дөнья! Кадерен белер дөнья! Сандугач кебек сайрый да Кыска җәй кебек уза... Әй, дөнья! Килдем сиңа, Аңлар булып барчасын. Әле берни аңламадым... Ә син миннән качасың! Әй, дөнья! Серле дөнья! Мәңге ачылмас дөнья! Бар нәрсәгә баш булып та, Безгә баш булмас дөнья! Әй, дөнья! Газиз дөнья, Татлыдан татлы дөнья! Баш имим дип йөргәннәрнең Башын идергән дөнья - Баш бирми йөргән булдым да Башымны салдым сиңа... 69 нчы бит #Шәмсия Җиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44

Тэглар:

181

0