Нәҗибә Сафина "Кеше һәм Кош"

Нәҗибә Сафина "Кеше һәм Кош"

Кошлар сайрый, — Әллә сайрый гына? Сагышлардан кош та үксидер. Әллә кеше генә парын жуя, Кошларда да ансыз үтмидер. Кошлар оча Әллә кошларның да Җәяүлесе юкмы, бар бит ул. Тәвәләрнең иңрәүләрен тыңла, — Җәяүледә моң да зар бит ул. Кош һәм кеше, Әллә икесе дә Бер үк җирне кочып аумыйлар? Егылырга әгәр җирең булса, Егылганнарны да аңлыйлар. Кош каберсез, — Әллә кешеләрнең Каберләре һәрчак табыла? Кошлар булып җиргә кайта кеше, Оча алса кеше чагында.

Тэглар:

199

0