Картайгансон Динә Латыйпова

Картайгансон Динә Латыйпова

Зур яңалык ачты бер танышым, - Картайгансың, - диде үземә. - Кая китте синең унсигезең? Сырлар төшкән битең, йөзеңә. Чәчләреңдә чал бөртекләр уйный, Уйчанланып калган үзең дә! Картайгансың, кызый, олыгайгансың, Кара инде, әби булгансың. Аягыңа кигән үкчәләрне, Әллә инде салып куйгансың... Картайгансың, кызый, Олыгайгансың... Шөкер!- дидем, -гомер чаба тора, Ярсу атым һаман  җигелгән. Тормыш арбасының итәгендә, Күпме гомер шаулап үтелгән. Сабый чагым, дәртле, гашыйк чорлар, Туй гөрләткән, бала үстергән, Сынавы да булган, рәхәте дә, Ат урнына, Кайчагында, үзем җигелгән. Көмеш чаллар - еллар байлыгы ул, Тирән сырлар - гомер сукмагым, Авыр булсалар да урау юллар, Кеше сукмагыннан узмадым. Заманалар үзгәрде бит хәзер, Биек үкчә чыкты модадан, Мин яшь әле диеп әйтер өчен Йөрим мени инде шортыдан?! Картаймадым, дустым, акыллыландым, Тормыш арбам хәзер бер тәхет. Картаерга язсын саулык белән, Олыгаю үзе бер бәхет! Картаймадым, кызый, мин яшь әле, Унҗидедә тибә йөрәгем. Һәрбер яшьнең үз бизәге була, Картлыкта да булсын кирәгем!

Тэглар:

162

0