Күке төкереге
Чыннап та, Карачутыр һаман үч саклый микән? Булмас, булмас. Карт кешенең хәтере тишек иләк белән бер, коелгандыр да беткәндер Оныкның балачак шуклыклары. Онытылмаса да куркыныч түгел, өенә ут төртмәгән, кәҗәсен бәреп үтермәгән, үзен сугып екмаган. Галиядән аның тамчы да җик күргәне юк! Үч хәтле үч алырлык нинди начарлык эшләгән Онык, дип сорасалар шул: җүләрләнеп Карачутырның мунча тәрәзәсеннән караган. Кушсалар йөрмәс! ... Ул көнне Карачутыр кичләтеп кенә мунча якты. Аның ярым җимерек мунчасы Оныклар бакчасына арты белән терәлеп салынган иде, ишегалдында кайнашкан кыз күрде, ишетте: карчык, чиләкләрен шалдыр-шолдыр бәреп, бөкрәя-янтая, сиртмәле коесыннан су ташыды.
159
0