Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»

Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»

4 нче көн. Повесть. 8 нче бит. «... - Бәләкәй вакытыңда кем сине, ләүкәгә яткырып, имән себеркесе белән чаба иде? Агач кебек нык булсын дип... Бабаң! - Карт гайрәтләнде. - Бот буе гына идең, кулыңа кем балта-пычкы тоттырды? Эшкә өйрәнсен дип... Бабаң! Мәктәп бакчасында әзмәвер хулиганнар акча сорап сиңа бәйләнгәч, кем аларның арт чүмечен кычыткан белән пешекләде? Бабаң! Атаң юаш солдат синең, зато әнкәң - генерал! Монысы сүз уңае гына искәртүем. Моңарчы синең белән серләр уртак иде, ә бүген, нәрсә, ике арага тигәнәк үстеме? Булат аның иңбашыннан шапылдатты: - Үсмәде! Әгәр сиңа дөресен генә әйтсәм, йөрәгең чыдармы икән? Синең белән бәйлерәк бит ул, бабай...»

Тэглар:

226

0