
Яратуым- сагыш
Яратуым- сагыш Байгыш кебек ялгыз уйга калам, Бер сөйләнгән тезәм үткәнне. Күзләрендә язны көтеп алам, Таңнар белә ничек көткәнне. Язмышыммы соң син, ялгышыммы, Бәхетемне, яшьләр аралаш? Әче сгышыммы, каргышлы?- Яшим шулай аңлар- аңламас. Күзем ачылганда уемда син, Исемең- тәсбих, уем- тегәрҗеп. Ничә еллар юллар таба алмый Яшим сөеп, көеп һәм... рәнҗеп. Язмышым да, ялгышым да- сөю, Тик үкенмим андый ялгышка. Яраткан һәм яратылган өчен Рәхмәт кенә әйтәм яәмышка.
150
0