Эльмира Шарифуллина "Толларның да җаны бар"
Учыма алган кулларыннан әнкәемнең йөрәк тибешен тыңлыйм. Ипләп кенә, кадерләп кенә иңнәреннән иркәлим. Атылып чыгарга әзерләнгән йөрәге беркадәр тынычланган кебек тоела. – Атлап килеп керүеңнән үк беләм бит мин синең хәлеңне, кызым. Бүлешкәч, икебезгә дә җиңелрәк булды менә. Бөтен кайгы-авыртуларыңны үземә генә алыр идем дә соң... И минем әүлияларга тиң, газизләрдән газиз әнкәем! Якты дөньяда син юк инде! Әнә шулай бишебез биш яктан борчу-мәшәкатьләргә сала-сала тәнеңнең сихәтен, гомереңнең күпмедер елларын киметкәнбездер, мөгаен. Әмма син безнең хәсрәтне күтәрүдән бервакытта да курыкмадың. Киресенчә, киңәшләшү, серебезне чишү сине тагын да көчлерәк итә иде.
157
0