
М.Юныс. " Занзибар зәңгәр болытлар артында".
4 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Йокымсырап киткәнмен , ахры, Рафаэль кабыргама төрткәч, сискәнеп киттем. - Бөтен дөньяга башлык итеп куйсалар, Габдрахман, син нәрсә сорар идең? Дөресен генә әйткәндә, миңа бер нәрсә дә кирәкми иде. Кояш үзенең нурларын бушка сибә. Рәхәт итеп аркамны кыздырган йомшак ак комга хак түлисе юк. Җир йөзен чорнап алган җәйге саф һава исәпле - хисаплы түгел. Хәтта тегермән тугаеның таллыгында безнең күңелебезне ачар өчен моңлы итеп кычкырган кәккүк тә бездән акча сорамый. Бернинди мохтаҗлыгым юк шикелле иде минем. Шуңа карамастан, Рафаэльнең соравы күңелне кытыклап, ниндидер тынгысызлык уятып китте. Сизелер- сизелмәс кенә комсызлык хәрәкәткә килде. Мөмкинлектән файдаланып нәрсәдер алып калырга кирәк иде. Әллә Рафаэльнеке шикелле зәңгәр сатиннан теккән кыска чалбар сорарга инде? Әллә, дөньяның хуҗасы булудан файдаланып, Апушныкы кебек ике җәпле пәке эләктереп калырга? 322 нче бит
174
0