Рафис Корбан "Тәүбә көне"

Рафис Корбан "Тәүбә көне"

4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Бераздан коткаручылар Исламны күтәреп, вертолетка алып менгереп утырттылар да Кәримулла белән Шамилгә тагын бер тапкыр рәхмәтләр әйтеп очып та киттеләр. Ә Исламның күзләрендә яшь иде. - Борчылмагыз, Ислам Мөхәммәтович. Сөртегез күз яшьләрегезне. Котылдыгыз, бәхетегез бар икән, - диде ярдәмчесе Хәбир. Ислам Ибляминовның шушы дәрья кочагында үлем белән күзгә-күз калганнан соң кешеләрдән ишеткән каргыш сүзләрен искә төшереп, алар алдында кылган бөтен әшәкелекләре өчен тәүбәгә килүеннән аккан яшьләре икәнен Хәбир белми иде шул. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РафисКорбан #Тәүбәкөне #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

130

0