4 нче көн Роберт Миңнуллин Әнкәйләрне сайлап алмыйлар
Әнкәсен, бик теләсә дә Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, — Газиз генә булала! Безнең өчен ул — Илаһи, Безнең өчен ул — Алла! Әнкәй ул гади булалмый, — Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Әнкәй күңеле, һай, сизгер — Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар — Бердәнбер генә бит ул! 21.01.03
Сылтамалар:
121
0