Габдрахман Әпсәләмов

Габдрахман Әпсәләмов

«...Мине «ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте. Кая, нинди больницага, нинди урамнардан бардык — берсен дә белмәдем. Носилка белән караватка китереп салулары да төштә генә кебек. Караватка салгач, ни өчендер бик каты туңа башладым. Санитаркалар берьюлы биш-алты грелка китереп, аяк табаннарына, яң якларыма куйдылар, кислород мендәреннән кислород иснәттеләр. Мин, күземне ачканда, өстемә иелгән докторны күрдем. Бу Мәһирә ханым иде. Аның электән дә таныш күзлэре миңа бик якын иде. Мин аларда шәфкать нуры күрдем. Ничектер җиңелрәк сыман булып китте. Мин өйдә үк хәлемнең өметсез икәнең сиздем, больницага барып җитә алмам дип курыктым. Минем бетен теләгем больницага гына барып җитү иде. Анда барып җитә алсам, котылам дип уйладым. Хәзер мин докторның шәфкать нуры белән тулы күзләрен күрәм. Димәк, мин инде больницада, димәк, мин инде сират күперен кичкәнмен... Әлбәттә, соңыннан мин сират күперенең яртысына да җитмәгәнлегемне аңладым. Ләкин беренче сәгатьләрдә мин шулай уйлавым белән үлемнең беренче hөҗүмен кире кайтардым бугай.

Тэглар:

121

0