4нче көн.Сания Әхмәтҗанова. Дөнья бу!

4нче көн.Сания Әхмәтҗанова. Дөнья бу!

Дөнья бу! Таш кыя да сыкрап куя кайчак - Ирләр була белик, димәгез. Ирләр елый, елый алар сирәк, Түгелсеннәр беразю, тимәгез. Гарасаты куба, зилзиләсе, – Балкып кояш чыга аннары. Күз яшьләрен юллый, ахры, Күкләр, Пакьләр өчен безнең җаннарны. Бөркетләр дә, канатлары талгач, Кунып тора кыя кашына. Таянырлык җылы иңнәр кирәк, Зарлы уйлар төшсә башыңа. Иелмәстәй башларны да иеп Хәсрәтләргә сала бу дөнья. Галәми уй иңрәткән җанга Көч тә бирә ала бу дөнья! Дөнья бу!

Тэглар:

136

0