4 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Җиләктә" Факил Сафин

4 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Җиләктә" Факил Сафин

Җиләктә Муенса сипкән шикелле - Аланда кызыл җиләк. Күз ачып йомганчы тулды Минем кулдагы чиләк. Яшел дулкын бөтен тараф, Ак чәчкәдә кырмыска, Җиләккә үрелгән идем, Сикерде минем учка. Әллә тәгәрәп төштеме, Ымсындымы җиләккә?- Җиләгем белән бергә Салып куйдым чиләккә. Кайтсын, әйдә, кунакка, Безнең өйне дә күрсен, Чиләгемә утырып, Туган җиркәйне гизсен.

Тэглар:

170

0