"Тәрәзәләр" А. Гыйләҗев
Без урамнан икәү үтеп барабыз. Мин аның шәенө генә барырга тырышып акрынрак атлыйм. Гаҗәп, ул да як-ягына каранып, һаман адымнарын акрынайта. Нидер әйтергә теләгәндәй, проспектның аргы башына йотылып карый. Аннары бөтенләй туктый да, нигәдер оялып кына: — Кара әле, ничаклы тәрәзәләр! — ди ул. “ТӘРӘЗӘЛӘР” – АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ # Мин күтәрелеп карыйм да, бая өзелгән сүзне ялгап, аңа сорау бирәм: — Ничек соң, Фәхриев абый, пенсиядә бик күңелсез түгелме? Ул һаман үзенекен сөйли: — Тәрәзәләрне көндез түгел, төнлә, караңгыда карарга кирәк. Кичләрен алар үзләре нур сибәләр! Тәрәзәдә ут бар икән, димәк, анда тормыш, тереклек бар!.. Мин кичләтеп кенә шушы проспекттан бер урап кайтырга яратам. Без бара-бара әлеге исемсез мәйданга барып җитәбез. Каяндыр сулдан, әле салынып та бетмәгән йортлар арасыннан, шау-гөр сөйләшеп, бер төркем кешеләр килеп чыга. Ул, кемнедер эзләгән сыман, төркемне көтеп туктап кала. Чыннан да, кешеләр безнең турыга килеп җитүгә, арадан бер егет аерылып чыгып кычкырып җибәрә: — Фәхриев абый! — Исәнме, Һади,— ди ул, тыныч кына. — Алтынчы йортны тапшырдык. Бүген күченеп килә дә башладылар. Безне өй туена чакырдылар… Кызык! Алар тагын бер-ике сүз алыштылар, тик сүзсез торган чакларында ныграк аңлаштылар бугай, туктаусыз елмайдылар. Егет Фәхриев абыйсы янына керергә вәгъдә бирде дә иптәшләре артыннан йөгерде. Егет киткәч, ул, миңа таба борылды: — Пенсиядә күңелсез түгелме, дип сорадыңмы әле бая? — Әйе. — Мәгънәле сорау!.. Күңелсезме, юкмы?.. Гомерең ничек узган бит. Эштән туктагач, уйланырга вакыт кала! Гомерең ничек үткән бит, менә нәрсәдә эш… Һади бу. Пыялачы егет! Сөйлимме аның турында? Без ябалдашлары чак кына гөжләшкән яшь агачлар астына кереп утырдык. Шунда ул, проспекттагы тәрәзәләргә карый-карый, Һади турында сөйләде. Бу хикәяне шуннан алып яздым
152
0