Айзәрә Набиулловна
Бер нигездә туып усәбез дә, Таралабыз төрле якларга. Туган нигез безне очраштыра, Кайтып керә алган чакларда. Кайтулар бит сирәгәя һаман, Ераклаша бара туганнар. Үскән чакта берсе-берсе өчен, Җан бирергэ әзер булганнар. Алмаштырабыз шул туганнарны, Сөйгән ярлар, якын дусларга. Ә авырлык килгәч бер кем калмый, Иң башыңнан синең тотарга. Онытмасак иде беркайчан да, Ярлар ташлый, дуслар саталар. Шул вакыт та сиңа кирәк була, Синен өчен газиз булганнар...
149
0