Өченче көн  #Әдәбимарафон Сибгат Хәким

Өченче көн #Әдәбимарафон Сибгат Хәким

3 нче көн. #Әдәбимарафон Сибгат Хәким “Без Казаннан, Иделдән” — Сез кайдан? — дип сорыйсыз. — Без Казаннан, Иделдән. Идел — эчкән су булыр. Иделдә иген иккән, Яшәгән, көнен иткән Татарстан шул булыр. — Сез кайдан? - дип сорыйсыз. — Без Казаннан. Казанны Идел кичкән — шул белер. Урамнары ак ташлы, Җырлый Сәйдәш, Такташны — Татарстан шул булыр. Сез кайдан? — дип сорыйсыз. — Без Иделдән. Җиреннән Кара алтын ургылыр. Туфрагына Лениннан Мәңгелек бәхет иңгән — Татарстан шул булыр. 27 нче бит #СибгатХәким #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

163

0