3 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова

3 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова

"Ходайга ялварам иң элек": Яралы җанымны бәйләп куйган Төеннәрем китсә өзелеп,— «Рәхмәтеннән мине ташлама...»—дип, Ходайга ялварам иң элек. Дөнья тулы кеше арасында Ялгыз башым йөрсәм тилмереп,— «Җәзалама ялгызлык белән...»—дип. Ходайга ялварам иң элек. Башкаема урын табалмыйча, Ят иңнәргә куйсам иелеп,— «Гөнаһларым ярлыкагыл...» —диеп. Ходайга ялварам иң элек. Чарасызлыкларга түзалмыйча, Күз яшьләрем койсам илереп,— «Сабыр арты сабырлыклар бир...»—дип. Ходайга ялварам иң элек. Күз яшьләрем кибә, җан төзәлә. Йөрәгемә килә җиңеллек,— Бар икәнен, бер икәнен белеп, Ходайга ялварсам иң элек. Әгәр мине Ходай ташламаса, Беләм авыр чаклар үтәсен. Чарасызлыклардан чара табып, Морадыма берчак җитәсем.

Тэглар:

147

0