Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»
3 нче көн. Повесть. 7-8 нче битләр. «... - Улым, әгәренки мине өй төзәтергә чакырсалар, әүвәл нигезен тикшерер идем. Урыны корымы? Аста чишмә юл сапмаганмы? Соңыннан ызба янтайса яки дә селкенсә, балта остасын сүгә хуҗа. Син соң, оя корам дигәндә, аның төбе турында уйладыңмы? Әллә ян-якларына чәпәсәң дә таман гына, дисеңме? Ныклап уйлаган, акыллы кеше ата-анасына мондый күңелсез сюрприз ясамас иде, улым. - Мин хатамны вакытында төзәттем, бабай. «Яратмаган...» Ишморат өчен бу җитди сәбәп иде. Үзе дә җан сөймәгән белән тормышын ямьсезләтте, моның җәзасын да татыды...»
160
0