Бүләк

Бүләк

Бүләк Син яшисең җирдә. Һәр мизгелдә Байлыгыңны тоям җаным белән. Яннарымда бары Син булганга Тормыш өермәсен җиңеп киләм. Син яшисең җирдә. Кояш һәм ай- Олы мәхәббәткә шаһит алар. Без бит бәхет өчен яратылган! Җилләр ярсып- шашып кабатлыйлар. Син яшисең җирдә. Язмышыма Бүләк булып. Ходай миңа биргән. Күпсенмәче, дөнья, бәхетемне, Яшим әле ярсу йөрәк белән.

Тэглар:

155

0