КАНАТЫҢНЫ, БАЛАМ, КАНАТМА. ГалияГайнетдинова
Намусыңны, исемеңне, балам, Хата ясап, берүк, каралтма. Яшеннәрдән саклан, юлларыңда Канатыңны, балам, канатма. Шуны бел син, балам: көрәшләрдән, Сынаулардан тора бу хәят. Көтмәгәндә шундый хәлләр була, Хәтта дуслар итә хыянәт. Яхшы юлдаш сайла юлга чыксаң, Серләреңне ятка таратма. Очкан чакта кыяларга тиеп, Канатыңны, балам, канатма. Белеп тор син: юллар сикәлтәле, Җиңел түгел аннан барулар. Сусаганда, дошман кулларыннан Су дип, ялгыш эчмә агулар. Буш гайбәткә һич китмәсен исең, Көнче җаннар җирдә җитәрлек. Сер бирмә син, көч тап юлсыз җирдә Үз юлыңны салып үтәрлек.
Сылтамалар:
150
0