Күке төкереге
- Мин беркая да китмим! - дип кирегә сукалавын белде кыз. - Бүредән шүрләп авыл ташлыйлар ди, бар! Кәҗә Минабына әйтергә кирәк, сагалап торып атып үтерсен шуны. Урамыңа бер ияләшсә, отыры оятсызланыр ул, мәхлүк сыңары. - Гөнаһсыз җан иясен әрләмә, аның гаебе юк. Зәһәр тавыш бүре тамагыннан чыкмый, адәмнән чыга. Ходай кылган явызлыклары өчен аңа картлык гумерендә җәза җибәргәндер. И авыр җәза, и авыр ... Әнә, әрнү-сызлануларына түзәлмичә бүре күк улый. - Кем, Акъәни? Бүре булмагач, алайса кем, йә кем? - Йокла. Син аны белүнең хаҗәте юк. -Кемдер тән авыртуыннан укереп ятканда мин, табибә башым белән, ничек тынычлап йоклыйм ди инде, Акъәни, нинди сүз сөйлисез син?! Хәзер кереп укол кадап чыгам. Карачутыр бит бу... - Йөрмә, - дип боерды әбисе. - Йөрмә, канатым, ят, йокла. Бәлага тарырсың. Бу юлысы минем дәваларым, им-томнарым да шифа бирмәс үзеңә.
157
0