Каракош
Төкеренеп китеп барды егет. Ләкин абзыйның бер сүзе колак эчендә чебен кебек җуылдады да җуылдады: "Читтә сал, читтә сал". Шәп киңәш бирде түгелме соң Чтапаныч абзыең! Чынлап та, бер Кыязлы гынамыни Җир йөзендә, йөз алар, миллион алар. Читтәрәк тамыр җибәрүнең авырлыгы юк, әнә урман аша сикереп чыктың исә буп-буш авыллар сибелеп ята, чакрымнарга суз каланчаңны, артык җир умырасың, агай-эне, дип чуртым да тыймый, кулга сукмый. Тик Бәрия генә ризалашсын, ул гына чәпчемәсен. Ә ата белән әнкәгә шйтеп тел дә әрәм итәсе түгел, ике бетәшкән җан кая барып баш төртсен ди. Саплаган җеп энә артыннан иярә дә иярә ди гаебе бар икән соң Рәхимҗанның авыл каршысында? Кемнекен урлаган да кемнекен кабып йоткан әле ул? Ә теге төн... юк, бетте, эреде теге төн, аны бүтән искә алу юк.
150
0