3 нче көн "Соңарган хатым"

3 нче көн "Соңарган хатым"

3 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов " Таң суы" Һәр атнаның чәршәмбесе Әнием кая бара? Дога укып, чиләгенә Миләш ботагы сала. Таң атканчы бара ул, Хикмәте, ди, шуңарда. Күп догалар укып ала Чиләк тулган арада. Әниемә мин ялварам: «Серен аччы бер генә?» Әни әйтә: «Тор иртә, - ди, Төшенерсең серенә!» Йокламасам йокламадым, Уйладым сер чишәргә. Әни белән таң атканчы Килдек серле чишмәгә. «Менә монда таң суы, - ди, Дәваларның дәвасы». Инде белдем таң суын мин Кайдан, кайчан аласын. Таң йокыдан уянганда Алына ул таң суы. Мең дә бер чиргә дәва ул Табигатьнең жан суы, Изге, серле таң суы, Бисмиллалы таң суы! 20нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

162

0