Зифа Кадыйрова "Синсез килгән язлар"
Әдәбимарафон 3 нче көн Ул күккә күтәрелеп карады. Яз, көннәр бигрәкматур тора, кошлар чыр-чу килә. Бер кошларга, бер тавыкларына күз салды, их, тормыш, бигрәк матур, бигрәк рәхәт бит, дип, үзалдына елмаеп, көрәккә барып тотынды, җирне казып, түтәлләр әзерләргә кирәк. Җирне үзе казый, Ауфштеен килсә, ул да казып бирә дә инде, ярый, аларга башка эш тә җитәрлек. Бакча уртасында утырган аккошка күзе төште. Газинур былтыр тәгәрмәчтән аккош кисеп маташкан иде, бик дөрес килеп чыкмады, шулай да, акка буяп куйгач, болай ярыйсы гына. Тик шуның ялгыз булуы эчен пошыра, ничә әйтте, парын ясап куй, ялгыз утырмасын дип. Шуңа һич вакыты җитми. Хәзер кайтса әйтәм, бүгеннән кисеп, парлы итеп утыртып куйсын. Алайса, йөрәккә шом салып тора. Болай да кышны ялгыз чыкты.
531
0